Кукмара районы егетләре мобилизацияләнгәннәргә автомунча ясаган
Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасы махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомунча ясаган.
Автомунча ясау өчен «Экосервис» оешмасы үзләрендәге резерв МАЗ чүп җыю машинасын бирде һәм аны үзгәртеп ясау буенча оешмада зур хезмәт куелды. Әлбәттә, автомунчаны «Сугышчан кардәшлек» оешмасындагы ир-атлар гына эшләмәде, матди яктан да, хезмәт көче белән дә күмәк ярдәм зурдан булды, һәм тиз арада ул өлгертелде. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
«МАЗ»-автомунча белән бергә гуманитар ярдәм төягән тагын ике машина китте. Бу юлы ул яклардагы балалар йортына да бәрәңге, душ өчен мичкәләр төялде. Маскировкалау челтәрләре җибәрелде.
Ә «МАЗ»га беренче батальондагылар өчен исемле посылка, ике батальон өчен дә 25әр капчык бәрәңге салынды. Автомунчага чиләк, мунчала, миллек, юыну һәмсалкын су өчен савытлар, генератор, «Дружба» пычкысы, дренажлы насос, шланг, мич өчен брекет, утын төяделәр.