Самарада яшьләр ифтары узачак
16 апрельдә Самарада беренче тапкыр яшьләр ифтары узачак. Чара «Аю» ресторанында 18.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
«Безнең миссия – актив татар яшьләрен, студентлар һәм яшь белгечләрне берләштерү һәм уртак иҗади-проект эшчәнлегенең әһәмиятен искәртү», - диелә хәбәрдә.
Кунаклар 17.00-18.00 сәгатьтә җыелачак. Яшь чикләве – 18-39 яшь.
Ифтарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: (урыннар саны чикләнгән).