Минск авиазаводы Казанда Ту-214 самолеты җитештерү өчен компонентлар ясый башлаячак
Минскиның 407нче гражданнар авиациясе заводы Ту-214 самолеты өчен комплектлау җиһазлары җитештерә башларга ниятли. Белоруссия предприятиесе «юл картасын» Горбунов исемендәге Казан авиация заводында имзалаячак. Бу хакта Белоруссиянең Казандагы илчелеге бүлек җитәкчесе Виктор Щетькога сылтама белән «БелТА» агентлыгы хәбәр итә.
«Без Казан авиация заводында самолетлар җитештерү өчен компонентлар ясаячакбыз», - дип аңлатты ул.
Щетько билгеләп үткәнчә, 2030 елда Казан авиация заводы 70 Ту-214 самолеты җитештерә башларга ниятли, хәзер исә ул елына бишкә якын шундый машина эшләп чыгара.
«Хәзерге вакытта актив эш алып барыла торган Россия самолетларының модельләре билгеләнде. Бу МС-21 – Россиядәге коллегалар Белоруссиядә җитештерү өчен 1,35 меңгә якын эшләнмә һәм компонент тәкъдим итте. Төрле модификациядәге Ил-76 һәм Ил-78 самолетларына карата Белоруссия предприятиеләре өчен 2,1 меңнән артык эшләнмәгә заказлар портфеле формалаштырылды», - дип искәртте Белоруссия илчелегенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Моннан тыш, ул Белоруссия делегациясенең Россиядәге зур авиатөзелеш үзәкләре – Казан, Ульяновск һәм Иркутскига сәфәрләре хакында хәбәр итте. Сөйләшүләрдән соң Минскиның 407нче гражданнар авиациясе заводы, шулай ук Барановичидагы 558нче Авиация ремонт заводының озак вакытка исәпләнгән программалары формалаштырылыр дип көтелә.
- Ту-214 – урта магистральле тар фюзеляжлы пассажир самолеты. Ул 210 пассажирга исәпләнгән, 6,5 мең километрга кадәр оча ала.