Рөстәм Миңнеханов Казанның 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә булды
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә булды. Татарстан Республикасы башкаласы мэры Илсур Метшин белән бергә ул концерт залын һәм кече залны карады, шулай ук уку йортының музеенда булды. Татарстан Республикасы җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
Моннан тыш, кунаклар укыту программалары белән танышты, былтыр көз көне тәмамланган капиталь ремонттан соң бинадагы үзгәрешләрне бәяләде.
Мәктәптә һөнәри дәрәҗәгә кадәр булган һәм гомуми үсеш программалары буенча укыталар, укучыларның күбесе һөнәри дәрәҗәгә кадәр булган программалар буенча белем ала. Ел саен мәктәпне 80 кеше тәмамлый, аларның кайберләре соңыннан мәдәният һәм сәнгать уку йортларына укырга керә.