Казан мэриясе Дубравная урамындагы урман белән бәйле хәлгә аңлатма бирде
Казан мэриясе Дубравная урамындагы урман паркы язмышын хәл итә алмый – участок федераль милек исәбендә санала. Бу хакта Татарстан Республикасы башкаласының Башкарма комитеты белдерде. Җир кишәрлеген җирлек җирләренә күчерү һәм аны үз мәнфәгатьләрендә куллану турындагы имеш-мимешләргә карата мэриядә шундый аңлатма бирелде.
«Юк, бу җир участогы федераль милек булып тора, һәм Казан Башкарма комитеты аның белән идарә итә алмый, өстәвенә, бу участокны формалаштыру белән шөгыльләнмәде», – дип аңлаттылар мэриядә.
Казанның генераль планында һәм шәһәрнең җирдән файдалану, төзелеш кагыйдәләрендә участок табигый территорияләр зонасы санала. Бу категорияне үзгәртү өчен бернинди гариза килмәгән.
«Кешеләрнең борчылуларын аңлыйбыз, әмма шәһәр планында участок буенча үзгәрешләр юк. Әгәр дә бездә бу участок буенча башка ведомстволардан күбрәк мәгълүмат булса – һичшиксез уртаклашырбыз», – диелә Башкарма комитетның телеграмдагы каналында.