Балык Бистәсеннән Әнәс Низамов Апаста яшәүче танышын эзли
Балык Бистәсеннән Әнәс Низамов элек бергә укыган танышын эзли.
Алар 1980-1981 елларда Казанда Кооператив техникумында укыган һәм бергә торган. Ишетүе буенча, ул бүгенге көндә Апас бистәсендә апасы белән яши. Ул Ринат Гобәйдуллинны (Гыйбадуллин да булырга мөмкин) эзли. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Танучылар булса (фотода астагы рәттә сул яктан беренче) 89586256190 телефонына хәбәр итсеннәр иде, дип үтенә Әнәс Низамов.
Фото: © Әнәс Низамов