Казан консерваториясе Опера студиясенең төрле еллардагы йолдызларын бер сәхнәгә җыйды
Казан консерваториясе төрле еллардагы Опера студиясе йолдызларын Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында җыйды.
Туган тел көненә багышланган Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестиваленең «Татар музыка театры энҗеләре» дип аталган беренче концерты Опера студиясенең 30 еллыгына багышланган иде.
Казан консерваториясе хәбәр итүенчә, фестивальгә уку йорты ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев инициативасы белән нигез салынган, ул фестивальнең сәнгать җитәкчесе дә булып тора. Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестивале Казан консерваториясе тарафыннан беренче тапкыр Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында үткәрелә.
«Элек без аерым-аерым концертлар куя идек. Хәзер без милли проектларны бер фестивальгә берләштердек. Аның концепциясе – татар теленең нәфислеген, моңыбызны күрсәтү. Без бу фестивальне традицион булыр дип күзаллыйбыз», - диде Опера студиясенең сәнгать җитәкчесе, музыкаль театр кафедрасы мөдире, профессор Әлфия Җаббарова.
«Опера студиясе – Консерваториядә студентлар өчен зур платформа. Студия ныгыта һәм зур профессиональ сәхнәгә әзерли. Бу фестиваль бер яктан музыкаль җәүһәрләребезне күрсәтсә, икенче яктан саф татар телендә җырлый алган яшь иҗатчыларыбызны күрсәтә. Шулай ук, мирасыбызны тәшкил иткән шагыйрьләребезнең, композиторларыбызның кайчандыр яңгыраган әсәрләрен яңарта», – ди җырчы Илгиз Мөхетдинов.
«Консерваториядә укып чыккан һәр җырчының чишмә башы - Опера студиясе. Студент чагымнан хәтерлим – без анда нинди генә татар, рус һәм чит ил әсәрләрен башкармадык! Шушы башлангыч баскычлар буйлап әкрен-әкрен генә күтәрелеп, бүген зур сәхнәдә җырлыйбыз», – диде Филүс Каһиров.
«Хәзер мондый классик концертлар күп түгел. Ә тамашачы төрле: кайсысы – эстрада, кайсысы - классика, кайсысы фольклор тыңлый. Һәр төрле тамашачы өчен концертлар булып торырга тиеш. Классик әсәрләргә мөкиббән булган тамашачы өчен бу фестиваль бик кирәк», – диде җырчы концерт алдыннан.
Филүс Каһиров барлык чыгарылышлар исеменнән укытучыларга, концертмейстерларга рәхмәтләрен белдерде. Ә мондый фестивальгә озын гомер теләде.
Программага консерваториянең Опера студиясе тарафыннан төрле елларда куелган опералар, музыкаль комедияләр, ораторийлардан күренешләр кергән: Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», Салих Сәйдәшевнең «Наемщик», Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым», Эльмир Низамовның «Алтын Казан» һәм «Кара пулат» әсәрләреннән күренешләр тәкъдим ителде.
Опера студиясе төрле еллардагы солистлары: Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Айрат Ганиев, Сөмбел Кыямова, Руслан Закиров, Алина Кәримова, Илгиз Мөхетдинов чыгыш ясады. Казан консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире Эльмир Низамов аккомпаниатор булды.
Концертта тагын Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге Казан консерваториясе халык уен кораллары оркестры, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Дмитрий Железнов җитәкчелегендәге симфоник оркестры, Гөлназ Әкбәрова җитәкчелегендәге Опера студиясе хоры, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең Гүзәл Ахунова җитәкчелегендәге татар хоры, Дмитрий Железновның малайлар һәм егетләр капелласы һәм башкалар катнашты. 1нче һәм 4нче балалар музыка мәктәпләренең ике коллективы чыгыш ясады.
- Татар музыкасы, шигърияте һәм театры фестиваленең икенче концерты яшьләр вокаль-хор коллективлары катнашкан татар хор музыкасыннан төзелгән. Ул 25 апрельдә үтәчәк.
- Фестиваль Җәүдәт Фәйзинең легендар «Башмагым» музыкаль комедиясе белән 27 апрельдә төгәлләнә.