Казан химия продуктлары институтында сынау вакытында хезмәткәрнең кулы өзелгән
Казанның Светлая урамында, дары заводыннан ерак түгел урнашкан Химия продуктлары институтында 12 апрельдә гадәттән тыш хәл булган. Сынаулар процессында бер хезмәткәрнең кулында снаряд шартлаган. «Татар-информ»га бу хакта үз чыганагыннан билгеле булды.
Снаряд алып баручы институт хезмәткәренең кулы өзелгән. Ачыкланганча, зыян күргән ир-атка 57 яшь. Аны шәһәр хастаханәләренең берсенә озатканнар.
Институт территориясендә бернинди җимерелүләр юк. Анда хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.