Песошин 20 апрельдә Дәүләт Советында Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап тотачак
Татарстан Дәүләт Советының 43нче утырышы 20 апрельдә уза. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап бирәчәк. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында билгеле булды.
«Татарстан Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге турында хисап киләсе утырышта көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып тора. Аны Дәүләт Советына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов керткән иде. Хисапны алдан барлык комитетларның утырышларында карадылар», - дип сөйләде Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.
Көн тәртибенә 22 мәсьәлә кертелгән. Икенче укылышта депутатлар кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, урманнардан файдалану законнарына һәм Татарстан Экология кодексына үзгәрешләр кертелә торган закон проектларын карарга җыена.
Беренче укылышка биш закон проекты әзерләнгән. Алар белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, дәүләт гражданлык хезмәте, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, автомобиль белән җир өсте электр транспортында пассажирларны һәм багажны даими рәвештә ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә.
Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиеваның републикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү турындагы докладын тыңлаячак. Депутатлар шулай ук тугыз федераль закон проекты турында фикер алышырга җыена.