Иваново мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре төбәкара Коръән укучылар бәйгесендә җиңде
Изге Рамазан көннәрендә Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре Мордовиянең Саранск шәһәрендә Коръән укучыларның Беренче төбәкара бәйгесендә катнашты. Ивановоның Коръән укучылар делегациясен өлкә Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Халит Якупов һәм аның ярдәмчесе Мөхәммәт Солтов җитәкләде.
Иваново укучылары командасы составына Али Солтов (20 яшь, Иваново, 3 җөз номинациясе), бәйгенең иң яшь катнашучысы Фирдәвес Сәймүдинов (9 яшь, Шуя, 10 җөз номинациясе), Юныс Гайсуев (23 яшь, Иваново, 5 җөз номинациясе) кергән. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.
3 җөз номинациясендә беренче урынны Иваново Җәмигъ мәчете каршындагы Коръән хафизлары мәктәбен тәмамлаучы Али Солтов алды. Хәзер ул Казанда тәҗвид үзәгендә укый.
Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә Коръән хафизларының өч мәктәбе эшли. Алар Ивановода, Шуе һәм Ильинск-Хованскида. Анда 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр белем ала. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре даими рәвештә өлкә, төбәкара һәм халыкара конкурсларны югары дәрәҗәдә үткәрә. Өлкә Коръән укучылары дәрәҗәле Россия һәм халыкара бәйгеләрдә белемнәрен күрсәтә.