Пенза өлкәсе Усть-Уза авылында күмәк ифтар узды
Пенза өлкәсе Усть-Уза авылында сәясәт, бизнес һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән кешеләр күмәк ифтар оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда «Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Җиһанша Туктаров, «Татар милли-мәдәни автономиясе» Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Рәшит Алюшев, «Татар милли-мәдәни автономиясе» башкарма комитеты президиумы әгъзасы Рәшит Хәйров, «Макаров крестьян хуҗалыгы» ҖЧҖ генераль директоры Шамил Хәйров, «Макаров крестьян хуҗалыгы» ҖЧҖ коммерция директоры Сирач Салихов катнашты. Чараның мәртәбәле кунагы Шемышейка районы хакимияте башлыгы Александр Власкин булды.
Сәламләү чыгышында Җиһанша Туктаров барлык катнашучыларны изге Рамазан ае белән котлады, тынычлык һәм иминлек теләде. Шулай ук ул ифтарны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Мондый чарада беренче тапкыр катнашкан Александр Власкинга аерым рәхмәт сүзләрен әйтте.
Анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына һәм әниләренә бүләкләр тапшырдылар һәм егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.