Казанда көчле җил аркасында төзелеш коймасы ауган
Бүген Казанда Чистай урамындагы «Квартал» сәүдә үзәге каршында төзелеш коймасы ауган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
Билгеле булганча, төзелеш корылмалары торбалар салына торган урын янында ауган. Койманың бер өлеше җәяүлеләр юлына төшкән.
Хәзерге вакытта җимерелгән конструкцияне беркем дә җыештырмый, урында эшчеләр юк.
Кичә Казанда көчле җил аркасында өлкән яшьтәге кешегә светофор ауганын, аның аягын сынуын «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, ул иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтүгә бәйле алып барыла.