Самараның Тарихи мәчетендә «Кадер кичәсе» үткәрергә җыеналар
17 апрельдән 18 апрельгә каршы төндә Самараның Тарихи мәчетендә «Кадер кичәсе» була. Анда махсус программа тәкъдим ителәчәк.
Программага дини лекцияләр, вәгазьләр, Изге Коръәнне уку, ифтар, күмәк тәравих, тәсбих, тәһәҗҗүт һәм нәфел намазларын уку, аралашу, сәхәр кертелгән. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Чара иртәнге намаз уку белән тәмамлана. Керү ирекле.