Контракт буенча хәрби хезмәт турында белешмәне Хәрби комиссариат сайтында карап була
Татарстан Хәрби комиссариаты үзенең сайтында «Контракт буенча хезмәткә Татарстанда языл» дигән махсус бүлек ясаган. Теләге булган һәркем https://vk.tatarstan.ru/sluzhba-po-kontraktu.htm сайтында контракт белән хәрби хезмәт, тиешле түләүләр һәм социаль гарантияләр турында тулырак белә ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби хезмәткә үз теләге белән алынучылар закон буенча хәрбиләргә тиңләштерелә. Моннан тыш, аларның гаилә әгъзалары тиешле барлык ташламалардан да файдаланырга хокуклы.
Сорауларына җавап алу өчен кандидатларга 8 (843) 221-44-52 һәм 8 (843) 221-44-53 телефон номерларына шалтыратырга кирәк.
Теләге булганнар өчен контракт белән хезмәт мәсьәләләре буенча кайнар линия – 117 номеры да эшли.