Татарстанда шәхси йорт янганын видеога төшереп алганнар
Актаныш районының Пучы авылында Урзаев урамында беркем дә яшәми торган йорт янган. Шул турыда бүген төш вакытында янгын сүндерүчеләргә хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Янгын сүндерүчеләр урында ачыклаганча, өй һәм ишегалды корылмалары янган.
66 квадрат метр мәйданга таралган утны дүрт янгын сүндерү автоцистернасы ярдәмендә сүндергәннәр.
Берәү дә зыян күрмәгән.
- «Интертат» сайтында Пучы авылында янгын турында хәбәр иттеләр: «Елап шалтырата, авылда куркыныч хәл, ди».