Томск Татар мәдәнияте үзәгенә Индонезия блогеры килде
Томск Татар мәдәнияте үзәгендә Индонезиянең танылган блогеры Тура Партхаян булды. Томск дәүләт университетын тәмамлаган егет шәһәргә университет чакыруы буенча килде.
Аның 1,7 миллионнан артык язылучысы бар. Блогердан үз аудиториясенә Россия, Томск, Себердә чит ил студентларының тормышы турында сөйләвен сорадылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тура социаль челтәрдәге үз битләрендә безнең крайның күпмилләтле булуына, җәмгыятебезнең мультимәдәни булуы һәм толерантлыгы турында аерым басым ясый, ди оештыручылар.
Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре блогерга Томск татарлары турында сөйләде, аны татар бистәсе тарихы белән таныштырдылар һәм Кәрим бай утары буенча экскурсия уздырдылар.
Тура сәүдәгәр Кәрим Хәмитовның шәхси тарихын белгәч гаҗәпләнгән, ә җир асты йорты кунакта онытылмаслык тәэсир калдырган. Индонезия блогеры татар халкының милли ризыгы чәкчәкне бик нык ошаткан, хәтта аны үзе пешерергә өйрәнергә вәгъдә иткән, диелә хәбәрдә.