«Хезмәт» газетасының элеккеге редакторы Нурулла Галиев вафат булган
Балтач районының «Хезмәт» газетасының элеккеге редакторы Нурулла Галиев бүген вафат булган. Аңа 73 яшь иде. Әлеге хәбәрне «Татар-информ»га район басмасы редакциясендә расладылар.
Мәрхүмне иртәгә җирлиләр, хушлашу якынча 10.00 сәгатьтә булыр дип билгеләнгән.
Нурулла Галиев «Хезмәт» газетасын 1995 елдан башлап, ике дистә ел чамасы җитәкләде.