Питрәчтә вакансияләр ярминкәсендә контракт буенча хәрби хезмәт турында сөйләделәр
Питрәчтә мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Анда район хәрби комиссариаты вәкиле катнашты.
«Алга» газетасы хәбәр иткәнчә, Ул теләүчеләрне контракт буенча хезмәт шартлары, хезмәт хакы, социаль гарантияләр белән таныштырды, шулай ук мәгълүмати белешмәлекләр таратты.