Миңнеханов Кеазым Баязитовны «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде
Хезмәт ветераны Кеназым Баязитов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 ел» медале белән бүләкләнде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Хезмәт ветераны «Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте» өчен бүләкләнде, диелә документта.
Искәртик, март ахырында Татарстанда җиде кешегә медаль тапшырдылар, шул исәптән хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары да бүләкләнде.