Сәфәров: Эдуард Хәйруллин турындагы истәлекләр аның уникаль эшләрендә мәңге сакланачак
Татарстан Рәисенең Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров Эдуард Хәйруллинның әнисе, хатыны һәм балаларының кайгысын уртаклашты.
«Хөрмәтле Алевтина Михайловна! Сезнең улыгыз – медиаөлкәнең иң лаеклы вәкилләренең берсе һәм үз эшенең зур профессионалы, үзенчәлекле һәм чиксез талантлы Эдуард Фәрит улы Хәйруллиның вафаты турындагы хәбәрне тирән кайгы белән кабул иттем», диелә телеграммада.
Сәфәров Хәйруллинның озак еллар дәвамында журналистиканы, күпсанлы тикшеренүләрне, мәгърифәтчелек һәм җәмәгать эшләрен дәүләт хакимияте органнарында җаваплы вазифалар белән бергә алып баруын искәртте.
«Эдуард Хәйруллин турындагы истәлек аның күпсанлы хезмәтләрендә - уникаль фотоэшләр, тарихи китаплар һәм видеоэкскурсияләрдә мәңгегә калачагына ышанам», - диде ул.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та Алевтина Хәйруллинага кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.