Сәламәтлек саклау министрлыгы 6-11 яшьлек балалар өчен ковидтан вакцина әзерләде
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 6 яшьтән 11 яшькә кадәрге балаларда коронавирусны профилактикалау өчен вакцинаны теркәгән. Аны Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты белгечләре эшләгән, дип аңлашыла дәүләт реестры мәгълүматларыннан.
«Гам-КОВИД-Вак-Д катнаш векторлы вакцина, ул SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган торган коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен билгеләнгән. Ул агымдагы елның 14 апрельдә дәүләт теркәве узган», диелә хәбәрдә. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
Инструкциядән күренгәнчә, вакцина 6 яшьтән 11 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән. Ул 21 көнлек интервал белән ике тапкыр ясала.
Вакцинаның ниндидер компонентына реакция һәм аллергия булган очракта аны ясатырга ярамый. Кискен йогышлы һәм йогышлы авырулар, хроник авырулар көчәйгәндә савыкканнан яки ремиссиядән соң 2-4 атнадан вакцинаны ясатырга була. Сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ), ашказаны-эчәк трактында кискен йогышлы авырулар булганда температура нормада булса вакцинаны ясыйлар, дип аныклана документта.
Гыйнвар азагында Гамалея үзәге бу препаратны теркәүгә документларны тапшыргач, үзәк директоры Александр Гинцбург коронавируска каршы балалар вакцинасы составын үзгәртергә кирәклеген әйткән иде. Бу эш вакцина яңа штаммнардан сакласын өчен кирәк, әмма аны башта теркәргә, ә аннары тизләтелгән процедура буенча яңартырга кирәк.