Путин гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә кредит каникуллары алырга рөхсәт итте
Табигый яисә техноген характердагы гадәттән тыш хәл аркасында зыян күргән заемщик ярты ел дәвамында кредит каникуллары сорап кредиторга мөрәҗәгать итәргә хокуклы булачак. Бу хактагы законны Россия Пезиденты Владимир Путин имзалады.
Хәзер ипотека алган гражданның кайбер очракларда гына ярты елга кадәр кредит каникуллары сорап мөрәҗәгать итәргә хокукы бар. Бу чорда түләүләрне кертмәскә яки өлешчә түләргә мөмкин. Финанс тәнәфесе дәвамында кешеләр килеп туган вазгыятькә җайлашырга һәм түләүләрне дәвам итәргә, банк тарафыннан бурычы реструктуризацияләнү турында белдерергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Яңа закон гадәттән тыш хәл зонасында яшәүче һәм гадәттән тыш хәлләрдән зыян күргән заемщикларга ипотека каникуллары өчен мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә.
Документ рәсми басылып чыкканнан соң,10 көннән соң, үз көченә керергә тиеш.
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Алтухов «Российская газета»га биргән комментариясендә Үзәк банк кредит учреждениеләренә зыян күргән гражданнарның займнарын реструктуризацияләргә киңәш итте, дип искәртте.