«Әкият» курчак театры Саратов гастрольләрен «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән ачкан
13-16 апрель көннәрендә Саратов курчак театры сәхнәсендә Татар Дәүләт «Әкият» курчак театры гастрольләре үтә.
«Әкият» курчак театры Саратов шәһәрендә гастрольләрен татар телендә Габдулла Тукайның «Кәҗә белән Сарык» спектакле белән ачып җибәргән.
«13-16 апрель көннәрендә Саратов шәһәренең курчак театры сәхнәсендә «Әкият» курчак театры гастрольләре үтә», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Тамашачы «Кәҗә белән Сарык» спектакленнән тыш, «Буратино» һәм «Серая Шейка» спектакльләрен дә күрә алачак.
Шулай ук, бу көннәрдә «Әкият» курчак театры сәхнәсендә Саратов курчак театры гастрольләре старт алды.Саратов театры Казанга өч спектакль алып килгән – «Бременские музыканты», «Тайны волшебной шляпы» һәм «Клочки по закоулочкам».