Россия һәм Татарстанның халык артисты Вадим Кешнер белән хушлашу вакыты билгеле
Россия һәм Татарстанның халык артисты Вадим Кешнер белән хушлашу тантанасы 17 апрельдә уза. Бу хакта Качалов исемендәге Зур драма театры сайтында хәбәр ителә.
Хушлашу мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана. «Театрга Бауман урамы ягыннан 9:30 сәгатьтә керергә мөмкин», - дип ачыклык керттеләр театрда.
Вадим Кешнер кичә 86 яшендә вафат булды.