Тинчурин театры «Идел-йорт» фестивале кысаларында иҗади лаборатория уздыра
Тинчурин театры «Идел-йорт» театр коллективларының XXIII төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында һәвәскәрләр өчен иҗади лаборатория уздыра.
«18 апрельдә театрга Татарстанның 7 районыннан 40 кеше киләчәк. Лаборатория кысаларында төрле темаларга мастер- класслар күрсәтеләчәк», дип хәбәр итә итә театрның матбугат үзәге.
«Театраль хореография» буенча хореограф, «Алтын битлек» милли театраль премиясе номинанты Марсель Нуриев осталык дәресе бирәчәк. «Актерлык осталыгы» буенча артистлар, Казан театр училищесы мөгаллимнәре Зөлфәт Закиров, Артем Пискунов дәрес бирәчәк. Сәхнә теле буенча актриса, педагог Резедә Сәләхова укытачак.
«Могҗиза» театр студиясе мисалында сәламәтлеге чикләнгән балалар белән эшләү үзенчәлекләре турында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова сөйләячәк.
Драматург Шамил Фәрхетдинов һәм режиссер Камил Гатауллин белән «Балалар өчен спектакль: пьеса язылышы һәм күңелле спектакльләр кую ысуллары» темасы буенча фикер алышырга мөмкин булачак.
Шулай ук бутафория җиһазлары җитештерү һәм сәхнә костюмы булдыру буенча да осталык дәресләре үтәчәк.
Кунакларга театр буенча экскурсия үткәреләчәк һәм «Чулпан» спектакле күрсәтеләчәк.