Элекке хатынын үтергән Чаллы кешесе 8 елга хөкем ителде
Чаллыда яшәүчене элекке хатынын үтерүдә гаепле дип таныдылар. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Судта ачыклауларынча, 49 яшьлек ир-ат элеккеге хатыны белән Тукай районындагы коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең берсендәге бакчада очрашкан.
Элеккеге ир белән хатын талашкан, ир-ат хатын-кызга суккан, ә аннары буып үтергән һәм мәетен бакчада күмеп куйган.
Хатын-кызның туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Бер атнадан хокук саклау хезмәткәрләре хатын-кызның мәетен тапкан, ә ир-атны тоткарлаганнар.
Суд Чаллы кешесен 8 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.