Якшәмбе Татарстанда көчле җил һәм +13 градус җылылык көтелә
Иртәгә Татарстанда болытлы һәм коры һава торышы көтелә. Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан фаразлана, көндез вакыты белән секундына 15 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы -1..-6 градус, көндез +8..+13 градуска кадәр җылыта.