Бүген татар җәмәгатьчелеге Тукай каберенә чәчәкләр салды
Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында татар җәмәгатьчелеге Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.
«Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның үлгән көне. Шушы көнне бер төркем язучылар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре, әдәбият сөючеләр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды», диелә хәбәрдә..