Татарстан Рәисе парклар һәм скверлар өчен актив тавыш бирергә чакырды
Татарстанда яшәүчеләргә 2024 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннары сайлау буенча тавыш бирүдә активлык күрсәтергә кирәк. Проектны финанслауның киләчәге нәкъ менә алардан тора. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә киңәшмәсендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хакта әйтте.
«Республикада бүлеп бирелә торган иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә акча күләме тавыш бирү нәтиҗәләренә, шул исәптән анда катнашучыларга бәйле булачак. Бу бик яхшы проект. Әлеге эш сыйфатлы итеп башкарылыр дип ышанам», - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген тавыш бирү ачыла һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Иҗтимагый киңлекләрне сайлаудан тыш, татарстанлылар, алар фикеренчә, 2024 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерергә кирәкле йорт яны территорияләре өчен тавыш бирә ала. Республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында тавыш бирергә мөмкин.