Татарстанда ковидның 51 яңа очрагы расланган
Татарстанда коронавирус инфекциясенең 51 яңа очрагы ачыкланган. Covid-19 инфекциясен йоктырган 10 пациент хастаханәгә китерелгән. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.
Пандемия башланганнан алып, республикада 204685 пациент ковид йоктырган, 202007 кеше (узган атнада – 52 кеше) шул чирдән терелгән.
Коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән, статистика алып бара башлаганнан бирле 2010 кеше үлгән.