Түбән Камада контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар
Түбән Камада контракт хезмәтенә чакыру актив бара, һәр көнне хәрби комиссариатка Ватан каршында бурычын үтәү теләге белән 3-4 кеше килә. Бу хакта Түбән Кама шәһәре һәм районының хәрби комиссары Газинур Ситдыйков сөйләде.
Аның сүзләренчә, әле генә килешү төзегән утызлап хәрби Төньяк флот составындагы хәрби частьләрнең берсенә киткән. Кичә контракт буенча хәрби хезмәткә 10 кандидат хәрби документларны алу һәм күрсәтелгән бүлекчәләргә китү өчен Казанга сайлап алу пунктына кузгалган. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.
Контракт хезмәтенә РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итмәгән ир-атлар да кабул ителә, дип ачыклык кертте хәрби комиссар.
«Без Кораллы Көчләрдә хезмәт итмәгән һәм контракт буенча китәргә теләк белдергән гражданнарны кабул итәбез, чөнки гражданнарның хәрби хезмәтне үтмәүләренең төрле сәбәпләре (гаилә хәле яки ниндидер учреждениеләрдә һәм ведомстволарда эшләү) булырга мөмкин», - диде Газинур Ситдыйков «Көн темасы» тапшыруында.
Сайлап алу процессында армиядә хезмәт итмәгәннәрне медицина тикшерүе көтә, ә инде мондый тәҗрибәгә ия булганнар билгеле бер белешмәләр бирергә тиеш булачак.
Контракт төзергә теләге булганнарга тулырак мәгълүматны Үзәк урам, 86 адресы буенча Түбән Кама хәрби комиссариатында хәбәр итәчәкләр.