Чаллы проспектларында пассажирларга зур автобуслар хезмәт күрсәтә башлады
Чаллы юлларына 22нче һәм 26нчы маршрутларына зур зәңгәр «НЕФАЗ» автобуслары чыкты. Алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып ясалган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
Искәртик, шәһәр хакимияте «КАМАЗ» предприятиесеннән 300 млн сумга 24 җәмәгать транспорты сатып алды. Федераль программа буенча тагын 100 автобус алырга планлаштыра. «НЕФАЗ»лар «Горкоммунхоз» балансында булачак. Муниципаль предприятиене Альвир Әгълиуллин җитәкли.