Югары уку йортлары навигаторы 140тан артык белем йортын берләштерде
Укытучы һәм остаз елында будьучителем.рф сайты эшли башлады. Бу – укыту педагогик белгечлекләр буенча алып барыла торган югары уку йортлары навигаторы. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Навигаторда 140тан артык уку йорты турында мәгълүмат тупланган, аларның 34е – Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы профиль вузлар, калганнарында педагогик белгечлекләр белем бирү юнәлешенең гомуми каталогында тәкъдим ителгән. Һәр конкрет кулланучы өчен мөһим булган критерийларга бәйле рәвештә навигатор югары уку йортларының оптималь сайланышын тәкъдим итәчәк, алардагы өстенлек һәм үзенчәлекләрне билгеләячәк.
Навигаторда уку йортын белем бирү дәрәҗәсе (урта һөнәри белем бирүдән алып докторантура һәм өстәмә белем бирү программаларына кадәр), төбәк һәм юнәлеш - мәктәп математикасыннан алып махсус предметларга (инженер һәм компьютер графикасы, психология һ.б.) кадәр - буенча сайларга мөмкин.