Чувашиядәге республика ифтарында меңгә якын мөселман катнашкан
Чувашиядәге 3 мәчетле һәм 4 меңгә якын кеше яшәүче Урмай авылында республика ифтар мәҗлесе узган. Ифтар мәҗлесенә тирә-күрше төбәкләрдән дә кунаклар килгән. Бу хакта оешыручылар хәбәр итә.
Мәчет янәшәсендәге стадионда узган ифтарга балаларны да җәлеп итү өчен, оештыручылар, янәшәдә генә батутлар, төрле спорт җиһазлары куйганнар һәм төрледән-төрле тәмле ризыклар әзерләгәннәр. Боларның барысы да сабыйлар очен түләүсез оештырылган.
Авыз ачу өчен кайнар ризык таҗик егетләре тарафыннан 3 казанда пешерелгән, пылау 800 кеше өчен әзерләнгән.