Думада армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр реестрын булдыруның бер максатын атадылар
Россиядә булдырыла торган армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр реестры илне яклау ихтыяҗы туган очракта хәрби хезмәткәрләрнең бурычын төгәлрәк билгеләргә ярдәм итәчәк, дип белдерде Дәүләт Думасының саклану комитеты рәисе урынбасары Алексей Журавлев. Бу хакта URA.RU сайты хәбәр итә.
«Бу ыгы-зыгада компьютерчыны танкка утыртмасыннар, ә тракторчыга, киресенчә, планшет ярдәмендә пилотсыз очкыч белән идарә итәргә туры килмәсен өчен кирәк. Һәркемнең броньне, хәрби хезмәттән һәртөрле кичектерүне, гаилә хәлен, хәрби-исәп белгечлеген исәпкә ала торган аңлаешлы статусы булырга тиеш», - диде Журавлев.
Армиягә барудан качып йөрүчеләрне ул дәүләт хезмәте һәм депутатлык эшчәнлегенә гомер буе якын китермәскә чакырды.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин җомга көнне армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләр бердәм реестрын булдыру, шулай ук электрон повесткалар һәм армиягә барудан качып йөрүчеләр өчен чикләүләр кертүне күздә тоткан канунга үзгәрешләр кертү турындагы законны имзалады. Аерым алганда, повестка алганнан соң 20 көн эчендә хәрби комиссариатка килмәгән очракта машина белән идарә итү хокукын чикләү, илдән чыгуны тыю, күчемсез милеккә бәйле килешүләр төзү, шәхси эшкуарлыкны теркәү, кредит алуны чикләү кебек чаралар кертелә.