Җиңү көнендә Казанда «Катюша» җыры татар телендә яңгыраячак
Чаллы активисты инициативасы белән 9 Майда данлыклы «Катюша» җыры Казанда татарча, шулай ук Татарстанда яшәүче башка халыкларның телләрендә яңгыраячак.
Мәдәният министрлыгы әлеге инициативаны хуплаган, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» газетасы. Казандагы Халыклар дуслыгы йорты әлеге идеяне тормышка ашыру өчен иң кулай урын дип табылган.
Акциягә республика территориясендәге башка Дуслык йортларының да кушылуы ихтимал.