Түбән Камада өлкәннәр өчен «Медицина белемнәре нигезләре лекцияләре» циклы тәмамланды
Түбән Камада Өченче буын университет студентлары өчен «Медицина белемнәре нигезләре» лекцияләр циклы тәмамланды. Бу уку елында 39 студент белем алды, 37 дәрес үткәрелде. «Көмеш яшьтәге» тыңлаучыларга лекцияләрне Россия һәм Татарстанның атказанган табиблары, бүлек мөдирләре, тар белгечләр, Җәмәгать сәламәтлеге үзәге табиблары һәм медицина көллияте педагоглары укыды.
Консультатив-диагностик хастаханәсендә студентларга укуларын тәмамлау турында сертификатлар, ә ярты ел дәвамында төрле медицина темаларына лекцияләр укыган педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Сез актив тормыш позициясе алып барасыз. Уку вакытында алган белемнәрегезне тормышта куллана, беренче ашыгыч ярдәм күрсәтә һәм якыннарыгызга, туганнарыгызга киңәшләр бирә алырсыз, дип өметләнәм. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, иң мөһиме: озын гомер телим», – диде Түбән Кама муниципаль районы Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев.
«Мин монда җыелган кешеләрнең Түбән Каманың актив кешеләре булуын күрәм, алар тирә-юньдә булган күренешләргә битараф түгел. Сәламәтлек мәктәбендә алган күнекмәләр һәм белемнәр сезгә үз мөмкинлекләрегезне, осталыгыгызны тормышка ашырырга һәм кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк дип ышанам», – диде Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханә баш табибы Руслан Вәлиев.
Өченче буын университеты кысаларында «Сәламәт яшәү рәвеше» факультеты бишенче ел эшли. Бу вакыт эчендә 300гә якын студент чыгарылган. Курсның максаты - авыруларны профилактикалау турында аңлату һәм үзләренә, туганнарына, дусларына һәм кешеләргә мөмкин кадәр медицина ярдәме күрсәтү.