Уфада «Китап-бәйрәм» ярминкәсендә «Башкортстанның чигелгән картасы» тәкъдим ителә
26-28 майда Уфада беренче тапкыр «Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсе узачак. Чара берничә мәйданчыкта оештырыла, дип хәбәр итә «Башинформ».
Ярминкә мәйданчыгының берсе М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты (БДПУ) бинасы янында уза һәм анда «Башкортстанның чигелгән картасы» республика проектының презентациясе булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Башинформ» алдан хәбәр иткәнчә, карта осталар тарафыннан тулысынча кулдан чигелә. Анда муниципалитетларның табигый истәлекле урыннарын гына түгел, ә аларның территориясендә яшәүче халыкларның уникаль традицияләрен дә күрергә мөмкин булачак.
«Проект Башкортстан башлыгы гранты хисабына тормышка ашырыла. Бу муниципалитетларның мәдәният бүлекләре вәкилләренең, осталарның, рәссамнарның һәм дизайнерларның зур хезмәте. Картаның зурлыгы 1,5х2 метр тәшкил итә, ул бер тукымада чигелә. Анда республиканың барлык 54 муниципаль районы сурәтләнгән. Эштә төрле материаллар: ярымкыйммәтле ташлар, энҗе, тасмалар, күн, киез, алтын һәм көмеш җепләр һәм чигү техникасы кулланыла. Проект күпмилләтле республиканың бердәмлеген, аның бай мәдәни мирасын, эштә дә, сәнгать аша да берләшү сәләтен күрсәтә», – дип искәртә проект кураторы, Республика халык иҗаты үзәге бүлеге мөдире Зәрина Хәсәнова.
Шулай ук өч көн дәвамында БДПУ бинасында теләге булганнар өчен «Чигү. Башкару техникасының төрлелеге һәм үзенчәлекләре « семинары узачак, дип җиткерә БР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Искәртеп узыйк, «Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсе кысаларында Совет мәйданында, БР Милли музеенда, Ә.-З. Вәлиди исемендәге китапханәдә , шулай ук нәшрият һәм китап кибетләренең күргәзмә мәйданчыкларында китап сату-күргәзмәләре, мастер-класслар, авторлар белән очрашулар, укучылар конкурслары, моноспектакльләр, иң яхшы әсәрләр буенча экранлаштырулар тәкъдим ителәчәк, диелгән хәбәрдә.