Галимнәр Истанбулда су басу куркынычы турында кисәтә
Галимнәр 2050 елга Истанбулның берничә районына су басу куркынычы янавы хакында кисәтә. Истанбулда Мәрмәр диңгезе 2050 елга шактый күтәрелергә мөмкин, бу шәһәрнең кайбер районнарын су басуга китерәчәк, дип белдерде якшәмбе көнне Богазичи университетының климат үзгәрешләр тикшерү үзәге директоры Левент Курназ. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Курназ бозлар эрү дәвам итүен һәм дөнья океаны суы күтәрелүен билгеләп үтә.
«Диңгез дәрәҗәсеннән ярты-бер метр биеклектә яшәүче һәркем борчылырга тиеш. 2050 елга Мәрмәр диңгезе ким дигәндә 50 сантиметрга күтәреләчәк һәм Босфор ярындагы виллаларны гына түгел, мәсәлән, Азия ягындагы Кадыкёй районын да су басачак. Шул ук атамадагы станциягә керү урыны диңгез дәрәҗәсеннән түбән урнашкан һәм аны 2050 елга кадәр үк, көчле давыл очрагында, су басачак», – дип китерә галим сүзләрен DHA агентлыгы.
Курназ фикеренчә, шәһәр өчен истәлекле булган берничә корылманы коткару өчен бераз вакыт бар. Су басу куркынычы булган Долмабахче һәм Чыраган сарайларын һәм башка мәдәният объектларын саклый алырлык диварлар төзү кирәк булачак.