Казанда Төрки дөнья фәннәр академияләре берлеге Генераль ассамблеясы утырышы узачак
Татарстан Фәннәр академиясе төрки дөнья Милли фәннәр академияләре берлеге Генераль Ассамблеясы рәисе булды. Шуңа күрә генераль Ассамблеяның VII утырышы Казанда узачак, дип сөйләде Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина.
Алдагы утырыш 14-15 апрельдә Алматыда узды. Катнашучылар төрки дәүләтләр арасында фәнни хезмәттәшлекне тирәнәйтү перспективалары, шул исәптән экология, су ресурсларын рациональ куллану, заманча технологияләрне үстерү, яшел энергетика һәм башка өлкәләрдә уртак фәнни-тикшеренү программалары турында фикер алыштылар. Моннан тыш, төрки халыкларның гомуми тарихын, телләрен, әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнүдә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре күтәрелде.
«Утырышта катнашучылар төрки интеграциянең хәзерге этабында төрки дәүләтләр алдында торган мөһим бурыч – төрки илләр арасында фәнни һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне, шул исәптән фәннең барлык тармакларын, бигрәк тә техник һәм табигый тармакларны тирәнәйтү», – дип билгеләп үттеләр Төрки академиянең матбугат хезмәтендә.
Шулай ук алар 2015 елда оештырылган Милли фәннәр академияләре берлегенең потенциалын яңадан бәяләргә тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, катнашучылар фәнни үзәкләр, гомуми фәнни-техник проектлар булдыруның мөһимлеген искәртте.
Чарада галимнәр, югары уку йортлары ректорлары, Казахстан, Азәрбайҗан, Россия, Төркия, Монголия ведомстволары вәкилләре, шулай ук Будапешттагы төрки дәүләтләр оешмасы вәкиллегенең башкарма директоры Янош Ховари катнашты.
Рәислек Кыргыз Республикасыннан Татарстан Фәннәр академиясенә күчте.