«Татар-информ»да «Рамазан Фест» бәйрәме турында сөйләшәчәкләр
18 апрельдә 13:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, «Иске шәһәр» махсус территориясе перфекты вазифаларын башкаручы Нияз Усманов, Казан шәһәренең «Ислам кабул итүгә 1000 ел исемендәге» Кабан арты мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Домнин, Кабан арты мәчете имам-хатыйбының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Махиянова катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru