Миллион сумнан артык акча саклаучыларның хокукларын чикләргә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Вассерман рубль яки валюта белән 1 миллион сумнан артык наличка акча саклаучы гражданнарның хокукларын чикләү турындагы закон проектын тәкъдим итте. Ул Россиядә яшәүчеләрне салым хезмәткәрләренә аларда саклана торган акча, шулай ук аның каян килүен аңлатырга мәҗбүр итәргә җыена. Шул рәвешле саклана торган акчаның суммасыннан ике тапкырга артыграк штраф һәм конфискация каралган.
Вассерман төзәтмәләрне Җинаять кодексына «акчаның законсыз әйләнеше» турында яңа маддә өстәп, кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
«Гражданнар үзләрендә саклый торган зур суммадагы акча, кагыйдә буларак, икътисадның күләгәдәге яки «кара» секторында эшчәнлек нәтиҗәсе була. Шуңа күрә аерым игътибар һәм контроль таләп итә. Бу өлкәдә ниндидер хокукый көйләү булмау сәбәпле, хәзер бу мөмкин түгел», диелгән проектның аңлатма текстында.
Гражданнар акча турында хәбәр итүнең ысулларын үзләре сайлап ала. Алар салым инспекциясе, почта яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша шул хакта хәбәр итә ала.
Автор фикеренчә, Россия өчен мондый тыю коррупциягә, шулай ук экстремистик эшчәнлекне финанслауга каршы көрәшнең нәтиҗәле инструменты булыр иде.