Игорь Додон Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәү карарын тәнкыйтьләде
Молдованың элеккеге Президенты Игорь Додон ил җитәкчелегенең Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны илгә кертмәү карарын гаепләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Ул искәртеп үткәнчә, Гагаузия Россиянең кайбер төбәкләре, шул исәптән илнең иң динамик һәм икътисади яктан үскән төбәкләреннән берсе булган Татарстан белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән.
«Бу юлы да Рөстәм Миңнеханов илебезгә инвестицияләр кертергә ниятләгән эшлекле кешеләр делегациясе белән бергә Кишиневка килде. Безнең Хөкүмәтнең аңа карата кылган гамәле – хурлык. Бу – һәрвакытта да кунакчыллыгы белән аерылып торган молдаван һәм гагауз халыкларына төкерү», - дип белдерде Додон.
Искәртеп узабыз, кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Молдовага кертмәгәннәр иде.