Башкортстанда Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулу уңаеннан әдәби бәйге игълан ителде
2023 елның 8 сентябрендә Россиядә Дагыстанның халык шагыйре, Социалистик Хезмәт Герое, дәүләт премияләре лауреаты, Ленин һәм Изге апостол Андрей Первозванный орденнары иясе Рәсүл Гамзатовның (1923-2003) тууына 100 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Россия халыкларының милли әдәбиятын пропагандалау максатыннан Рәсүл Гамзатовның бер гасырлык юбилеена багышланган «Рәсүл Гамзатов турында сүз» дип аталган бәйге уздырыла. Анда Башкортстан Республикасы белем бирү оешмаларының өлкән сыйныф укучыларын катнашырга чакыралар, дип хәбәр иттеләр «Башинформ» агентлыгына Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Конкурска «Рәсүл Гамзатов әсәрләре мине нәрсәсе белән җәлеп итә» дигән темага эссе жанрында рус телендә иҗат ителгән әдәби эшләр кабул ителә.