Төмән өлкәсенең Вагай авылында яңа мәчет нигезенә беренче таш салдылар
Төмән өлкәсенең Вагай авылында яңа мәчет төзиләр. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шушы көннәрдә мөселман җәмгыяте имамы Илдар хәзрәт Алиев булачак мәчетнең нигезенә беренче таш салды. Тантанада мөселман дини оешмасы активистлары катнашты.
Төзелеш эшләре меценатлар бүлеп биргән, шулай ук битараф булмаган мөселманнар күчергән акчага башкарыла. Аллаһ йортын төзүдә, ремонтлау яки карап тотуда катнашучы кеше бик тә саваплы эш башкара, диелә хәбәрдә.