Синоптиклар Татарстанда бераз яңгыр һәм +19 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә
19 апрельдә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы вәгъдә итәләр. Көндез урыны белән яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан исәчәк дип фаразлана, көндез аның тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, көндез +14..+19 градуска кадәр җылыта, дип фаразлана.