Талия Миңнуллина: KazanForum икътисади форумына бүгенгә 40 ил теркәлде
Бүгенге көндә 40 ил «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашырга теләк белдерде. Бу хакта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина РБК-Татарстан порталына биргән интервьюсында сөйләде.
«2019 елда «Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» саммитында (2023 елдан «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum) 72 ил катнашты - бу форум тарихында иң зур сан. Шул ук вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасына 57 дәүләт керә. Хәзергә 40 ил теркәлде. Алар күбрәк булыр дип уйлыйм», - диде ул.
Миңнуллина сүзләренчә, программада күпсанлы халыкара килешүләр планлаштырылган. Алар KazanForum кысаларында имзаланачак һәм аларда Россия юк. Ул моны яхшы күрсәткеч дип атады, чөнки мондый вазгыять форумда эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылуын күрсәтә.
«Ягъни безнең мәйданчык халыкара кебек эшли башлады. Һәм безнең форумда ислам илләре бер-берсе белән килешүләр имзалый икән, бу уңай күрсәткеч», - диде Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы 18 һәм 19 майда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә уза. Быел РФ Президенты Владимир Путин карары белән әлеге вакыйга федераль статус алды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр кертте.