Сабада мең кешелек районкүләм ифтар узды һәм 300 балага ифтар әзерләнә
Рамазан аеның 25нче көнендә (16 апрельдә), Байлар Сабасы бистәсендә меңгә якын кеше катнашында районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелгән. Ифтар мәҗлесенә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов килгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ифтар быел яңа урында – Саба урта мәктәбе базасында үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, Саба районының барлык авылларыннан җыелган халык 100 сумлык түләүле билетлар белән кергән. Билет сатудан кергән акчаны район мөхтәсибәте җитәкчелеге алдан ук ярдәмгә мохтаҗларга таратылачагын искәрткән. Шуңа да билетлар тиз арада сатылып беткән.
Сәдака акчасы ифтар мәҗлесе барышында Шәмәрдәндә яшәүче ике бала анасы, онкология белән авыручы Илсинә Газизова, физик мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләр – шәмәрдәнле Алмаз Тугушев, Сатыштан Тимур Дергуновның якыннарына тапшырыла.
Бүген Саба урта мәктәбе спортзалында 310 бала өчен авыз ачу мәҗлесе үткәреләчәк. Әлеге ифтар ураза тотучы балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус оештырыла һәм аларга бай программа әзерләнә. Кызыксындыру чарасын мөхтәсибәт белән район хакимияте оештыра. Ураза тотучы яшүсмерләрне кунак итү ифтарларын киләсе елларда да дәвам итү көтелә, диелә хәбәрдә.