Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел
Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел, дип саный. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
«Мөселманнарда төп ике бәйрәм бар. Корбан бәйрәменең хикмәте – ул Раббыбызга шөкер итү, мал чалып, мохтаҗларны сөендерү. Рамазан гаете алдыннан мөселман бер ай дәвамында ризыктан һәм судан тыелып тора. Рамазан гаетенең хикмәте – ул чикләүләрнең тәмамлануы. Минемчә, Рамазан гаетен «Ураза бәйрәме» дип әйтү дөрес түгел. Чөнки «ураза» – ул «тыелу» дигән сүз. Дин буенча, гает көнне ураза тотарга ярамый. Хәтта ураза тотсаң да, ул кабул булмаячак», – диде ул.