Миңнеханов хезмәт ветераны Әхмәтҗановны «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләде
Хезмәт ветераны Ислам Әхмәтҗанов «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән билгеләп үтелде. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны бүләкләү турындагы указны имзалады.
Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге бүләк «Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуда сизелерлек өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен» тапшырыла.
Искәртеп узабыз, элегрәк Рөстәм Миңнеханов әлеге медаль белән икенче бер хезмәт ветеранын – Кеазым Баязитовны бүләкләгән иде. Ә март ахырында аңа җиде татарстанлы, шул исәптән хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары лаек булды.